Официальный Татарстан
Раис РТ
Государственный Совет РТ
Правительство РТ
Госуслуги
Города и районы РТ
рус
Матакское сельское поселение
рус
О поселении
Депутатский список 4 созыва
Органы местного самоуправления
Жизнь района
Бюджет
Сведение о доходах
Исполнение бюджета
Реестр заказов
Территориальное планирование
Противодействие коррупции
Референдум
Информация о содержании и о количестве муниципальных должностей и служащих
Устав СП
Информация для населения
Реестр улиц
Правила землепользования и застройки
Услуги органов местного самоуправления
Отчет о деятельности
Защита от ЧС
Работа с обращениями граждан
Административные регламенты
Анализ питьевой воды
Государственные муниципальные услуги
Муниципальный контроль
Национальные проекты
Соглашение
У войны не женское лицо
Документы
Устав СП
Нормативные и муниципальные акты
Пресс служба
Лента новостей
Обращения граждан
БЕСПЛАТНАЯ ЮРИДИЧЕСКАЯ ПОМОЩЬ
ЗАКОНЫ И ПОЛОЖЕНИЯ
ИНТЕРНЕТ-ПРИЕМНАЯ
ПОРЯДОК И ВРЕМЯ ПРИЕМА ГРАЖДАН
ЧАСТО ЗАДАВАЕМЫЕ ВОПРОСЫ
ОБЗОР ОБРАЩЕНИЯ ГРАЖДАН
Обратная связь
Муниципальные образования в составе Дрожжановского муниципального района
Матакское сельское поселение
Мунчәли авылында яшәүче Бибинур апа Фәткуллинага 90 яшь тулды
12 марта 2015 г., четверг
РФ Президенты тарафыннан олы буынга хөрмәт күрсәтеп 90, 95, 100 яшь тулган көннәренә җылы теләкләр юллаган махсус тәбрикләү телеграммасын тапшыру районда дәвам итә. Шундый телеграмманы район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов бүген Мунчәли авылында яшәүче Бибинур Фәткуллинага тапшырды.
Бибинур апага 90 яшь тулды. Мунчәли авылында туган Бибинур апаның язмышы җиңелләрдән булмый. Әнисен ул бөтенләй хәтерләми. Алтынчы туганы дөньяга килгәндә, әниләре вафат була. Шулай итеп, өй тулы бала ятим калалар алар. Әтиләре башкага өйләнеп, алар янына тагын биш туган арта.
Бибинур апа кече яшьтән үк олылар кул арасына керә. Хәленнән килгән хезмәтне башкарып, ипилек булса да ярар, дип эшли.
-Сугыш елларында исә яшь кызларны барысын да нинди эш бар иде, шунда куштылар. Ул елларда тимер юл төзүгә, аеруча күпләп яшьләрне озаттылар. Мин дә шулар арасында йөрдем. Торф эшендә дә булдык, Казандагы хәрби заводта да эшләдек. Кыскасы, кая куштылар, шунда булдык. Авыр булса да түздек, нишлисең вакыты шундый иде,-ди Бибинур апа.
Тормыш иптәше Адельназ белән алар Тула шәһәрендә шахтада танышалар, гаилә коралар. Өч балалары да шунда туып, үсәләр. 1960 елда Мунчәли авылына кайтып төпләнәләр, биредә төпчек уллары Иршат туа.
Бүгенге көндә Бибинур апа улы Иршат белән килене Сания тәрбиясендә яши.
-Соңгы ике елда гына бәрәңге бакчасына чыкмый башлады әле. Әни бик уңган безнең, бер дә тик тормый. Өйдә булса да нидер булышырга, ярдәм итәргә аның теләге,-ди кайнанасы хакында Сания ханым.
Балалары, оныклары да төп нигезгә кайтып куандырып торалар. Бибинур апаның нәсел дәвамчылары да байтак-11 оныгы һәм биш оныкчыгы. Туган көне уңаеннан мәҗлес табыны корып, юбиярны котларга кайтканнар иде. Туган нигезнең нуры, куанычы булып, хәерле гомерләр кичерүен теләделәр.
Гөлия Фәизова
Поделиться:
ЧИТАТЬ ВСЕ НОВОСТИ
ПОСЛЕДНИЕ НОВОСТИ
26
декабря 2025 г.
Жителя с.Матаки Ушаковой Серафиме Николаевне исполнилась 90 лет.
Жителя с.Матаки Ушаковой Серафиме Николаевне исполнилась 90 лет.
22
декабря 2025 г.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила: Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 18 час. 21 декабря до 18 час. 22 декабря 2025 г.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила: Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 18 час. 21 декабря до 18 час. 22 декабря 2025 г.
15
декабря 2025 г.
Очистка дорог от снега
Очистка дорог от снега
9
декабря 2025 г.
Встреча с контрактником СВО
Встреча с контрактником СВО Копыловым Р.С.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Обнаружили ошибку?
Выделите слово или предложение и нажмите CTRL+ENTER