Мочәли авыл китапханәсендә “Туган телем-иркә гөлем” дип исемләнгән кичә булып үтте.Кичә Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән башланып китте. Шуннан соң балалр Г.Тукай, Ш.Маннур, Газинур Морат, Мөҗәһит һ.б.язучыларның туган тел турында язган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Малайлар һәм кызлар башкаруында татар халык биюләрен башкардылар.,җырлар җырладылар.Шул ук темага китап күргәзмәсе төзеп куелды һәм күзәтү ясалды.